ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнаша

8 май 2019, 09:23 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Миңнеханов проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнаша ТР Президенты республикада милли проектларны гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны актуальләштерер өчен министрлыклар белән очрашты.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла. Анда ул стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Россия Президенты каршындагы Совет утырышында катнашачак. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Владимир Путин җитәкчелегендәге утырышта Россия Хөкүмәте әгъзалары, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре, иҗтимагый һәм бизнес-берләшмәләр, зур компанияләр һәм корпорация җитәкчеләре катнашачак.

Утырыштан соң Татарстан Президенты Россия субъектлары җитәкчеләренең нәтиҗәлелеген бәяләүнең яңа алымнары турында фикер алышачак киңәшмәдә катнашырга планлаштыра. Киңәшмәне Россия Дәүләт Советының «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча эш төркеме җитәкчесе Сергей Собянин үткәрәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10