ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешәннең бер хуҗалыгында чәчү төгәлләнде

7 май 2019, 23:00 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешәннең бер хуҗалыгында чәчү төгәлләнде "ЧИРМЕШӘНАГРО” хуҗалыгында 3280 гектар мәйданга төрле культуралар чәчелгән.

(Чирмешән, 7 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә районының "ЧИРМЕШӘНАГРО” хуҗалыгында беренче булып язгы чәчүне тәмамладылар, 3280 гектарда чәчкечләр узды. Нигездә, сабан бодае, арпа, көнбагыш, рапс, хәтта гәрчич тә чәчтеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Гектарына уртача, тәэсир итүче матдәдә, 55 килограмм ашлама кертелгән басулар шифалы яңгыр сулары белән дә тукланды.“ЧИРМЕШӘНАГРО”да көзен яхшы уңыш җыюга өмет бар.

“ Ч И Р М Е Ш Ә Н А Г РОХ Е З М ӘТЛӘРЕ”, киресенчә, язгы кыр эшләрендә иң артта, монда тиешленең 18 процент өлешендә, 710 гектарда гына чәчкечләр узган.
Бик начар эшлиләр, соңга калалар. Тулаем, район буенча 23 мең 697 гектарда, ягъни планлаганның 60 процент өлешендә орлыклар җир куенына салынган.

“БИО АГРО” җәмгыятендә темп югары, монда көн саен дистәләрчә техника кырга чыга, 400 әр гектарда чәчеп өлгерәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10