ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Шереметьево аэропорты SSJ-100 һәлакәтеннән соң гадәти эш графигына керде

7 май 2019, 20:04

Аэропорт ике полосаны да ачты һәм тәүлек дәвамында үзәк расписание буенча рейслар башкару графигына керергә планлаштырылуы хәбәр ителде.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Шереметьево аэропорты Sukhoi Superjet 100 самолеты белән булган гадәттән тыш хәлдән соң гадәти эш графигына керде. Бу хакта РИА Новостига аэропорт вәкиле хәбәр итте.

Авиакатастрофадан соң аэропорт эшчәнлеге ике полосаның берсе белән чикләнгән иде. 6 майда кич белән аэропорт ике юлны да ачты һәм тәүлек дәвамында үзәк расписание буенча рейслар башкару графигына керергә планлаштырылуы хәбәр ителде.

«Әйе», - диде Шереметьево вәкиле, аэропорт эш графигына кердеме дигән сорауга җавап биреп.

5 май кичендә Мәскәүдән Мурманскига барган Sukhoi Superjet 100 «Аэрофлот» самолеты Шереметьевога ашыгыч рәвештә әйләнеп кайта һәм 28 минут очыштан соң утыртыла. Утыртканда шасси стойкалары ватыла һәм двигательләр яна. Россия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, якшәмбе көнне Мәскәү өлкәсендә яшен күзәтелгән.

Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, борттагы 78 кешенең 41е һәлак булган. Биштән дүрт экипаж әгъзасы һәм 33 пассажир исән кала алган.

Тикшерүчеләр төп сәбәпләрдән пилотларның, диспетчерларның һәм техник күзәтү уздырган затларның квалификациясе җитмәү, шулай ук самолетның төзек булмавын һәм һава торышы шартларын аерып күрсәтәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10