ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

7 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

7 май 2019, 21:00

7 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар "Татар-информ"ның YouTube-тагы видеоларын аена 70 мең уникаль тамашачы карый, "Бәллүр каләм" XXII конкурсы номинантлары исемлеге билгеле.

Миңнеханов калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты / Екатеринбургта узган киңәшмәне Россия генераль прокуроры Юрий Чайка үткәрде. 

Миңнеханов калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында аграрийларны вакытны әрәм итмәскә чакырды / Хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашыр алдыннан Татарстан Президенты вертолеттан район кырларын карады.

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында аграрийларны вакытны әрәм итмәскә чакырды

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйды / Дәүләт Советы Рәисе Татарстаннан фронтка киткән 700 мең кешенең яртысына якыны яу кырында ятып калуын искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйды

"Бәллүр каләм" XXII конкурсы номинантлары исемлеге билгеле / Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге бәйгегә нәтиҗә 17 майда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында игълан ителәчәк.

Миңнеханов Татарстан Дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңа редакциясен раслады / 2018 елның декабрендә Владимир Путин РФ Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләр кертте, Минтимер Шәймиев бу стратегияне бик уңышлы дип атады.

Миңнеханов Татарстан Дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңа редакциясен раслады

"Татар-информ"ның YouTube-тагы видеоларын аена 70 мең уникаль тамашачы карый / Ел дәвамында каналдагы видеолар 2 млн 822 мең тапкыр каралган.

«Таттелеком» компаниясенә яңа җитәкчесе билгеләнде / Айрат Нуретдинов әлеге вазифада «Таттелеком»ны 2006 елдан бирле җитәкләгән Лотфулла Шәфигуллинны алыштырды.

«Таттелеком» компаниясенә яңа җитәкчесе билгеләнде

Гөлназ Асаева Татарстан районнары һәм Идел буе төбәкләренә гастрольгә чыгачак / “Башкортстанда мине кечкенәдән беләләр, Татарстанда белмиләрдер дигән курку белән яшәдем”, - диде җырчы.

Гөлназ Асаева Татарстан районнары һәм Идел буе төбәкләренә гастрольгә чыгачак

Мөхәммәтшин: Аз керемнәрне декларацияләү намуслы депутатларны табуны кыенлаштыра / Дәүләт Советында авыл депутатларының керемнәрен декларацияләү тәртибен гадиләштерүне хупладылар, Коррупциягә каршы идарә рисклар булу ихтималын әйтте.

Мөхәммәтшин: Аз керемнәрне декларацияләү намуслы депутатларны табуны кыенлаштыра

Татарстанның тагын дүрт трассасында тоталь контроль системасы урнаштырылачак / ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе әлеге җиһазлар юл һәлакәтләре санын кимүгә ярдәм итүен билгеләп узды.

Татарстанның тагын дүрт трассасында тоталь контроль системасы урнаштырылачак

Татар журналисты Элвин Грейның экс-директорын татарча сөйләтте / Андрей Бажура Рөстәм Исхакыйның соравына татарча җавап бирде.

Татар журналисты Элвин Грейның экс-директорын татарча сөйләтте

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр, томан һәм көчле җил турында кисәтә / Төнлә республиканың күпчелек районнарында, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак.

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр, томан һәм көчле җил турында кисәтә

Татарстан журналистлары "Үлгәннәрнең каберен бел..." акциясен башлап җибәрде / Алар Иске татар зиратындагы журналист каберләренең чардуганнарны төзекләндереп, буяп, чистартып, чәчәкләр утыртып кайткан.

Татарстан журналистлары

Марат Әхмәтов: Бер гектарга 60 кг минераль ашлама кертү бурычы үтәлер дип ышанам / Бүген бер гектар җиргә 50 кгнан артык күләмдә кертерлек ашлама тупланган.

Марат Әхмәтов: Бер гектарга 60 кг минераль ашлама кертү бурычы үтәлер дип ышанам

Разил Вәлиев Казанның 171нче мәктәбенә Ваһапов исемен бирергә тәкъдим итә / Казанның Ваһапов урамында урнашкан 171нче мәктәбендә Рәшит Ваһапов музее ачылды.

Разил Вәлиев Казанның 171нче мәктәбенә Ваһапов исемен бирергә тәкъдим итә

Татарча китапка багышланган "Әдәби марафон"да катнашкан 1100 кеше Казанда җыела / Очрашуга хәтта Австралиядән татарлар киләчәк, ди оештыручылар.

Татарча китапка багышланган

Финал сериясенең өченче уенында “Зенит” беренче җиңүен яулады / “Зенит” – “Кузбасс” финал сериясе исәбе 1:2.

Финал сериясенең өченче уенында “Зенит” беренче җиңүен яулады
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10