ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Разил Вәлиев Казанның 171нче мәктәбенә Ваһапов исемен бирергә тәкъдим итә

7 май 2019, 17:23 , Фото: Салават Камалетдинов

Разил Вәлиев Казанның 171нче мәктәбенә Ваһапов исемен бирергә тәкъдим итә Казанның Ваһапов урамында урнашкан 171нче мәктәбендә Рәшит Ваһапов музее ачылды.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). ТР Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев Казанның Ваһапов урамында урнашкан 171нче мәктәбенә Рәшит Ваһапов исемен бирергә тәкъдим итә. Бу хакта ул әлеге мәктәптә Рәшит Ваһаповка багышланган музей ачылу тантанасында әйтте.

Рәшит Ваһапов музее мәктәпнең татар теле кабинетында урнашкан. Биредә балалар татар теле дәресләрен укыйлар. Музейны оештыру идеясе белән мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова чыккан. Музей-кабинетның мөдире - мәктәпнең татар теле укытучысы Зөлфия Кәримова.

Разил Вәлиев музей ачылу тантанасында чыгыш ясаганда мәктәпкә Рәшит Ваһапов исемен бирү тәкъдимен яклаячагын белдерде. “Без үзебезнең күренекле шәхесләребезне игътибар үзәгенә алырга, аларга музейлар ачарга, һәйкәлләр куярга, урамнарга исемнәрен бирергә, гомумән, аларның исемнәрен мәңгеләштерергә бурычлы”, - ди җәмәгать эшлеклесе.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10