ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Разил Вәлиев мәктәпләрдә күренекле шәхесләргә музейлар ачу кирәклеген әйтте

7 май 2019, 16:35 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Разил Вәлиев мәктәпләрдә күренекле шәхесләргә музейлар ачу кирәклеген әйтте Казанның Ваһапов урамында урнашкан 171нче мәктәбендә Рәшит Ваһапов музее ачылды.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). ТР Дәүләт советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев Татарстанның бөтен мәктәпләрендә дә күренекле шәхесләргә багышланган музейлар кирәклеге турында әйтте. Бу фикере белән ул Казанның 171нче мәктәбендә Рәшит Ваһаповка багышланган музей ачылу тантанасында уртаклашты.

“Мин бу мәктәптә татарча белгән балалар бармы икән дип бик икеләнә-икеләнә генә килгән идем. Татарча аралаша алган балаларны күргәч, “Без әле яшибез икән!” дип күңелгә рәхәт булып китте. Мәктәп җитәкчелеге әлеге музейны ачып, игелекле гамәл кылып, зур эш башкарды. Милләтебезнең язмышы хәл ителгән бер чорда безгә шундый гамәлләр кирәк тә инде”, - диде Разил Вәлиев музей ачылу тантанасында чыгыш ясап.

“Теләсә кайсы халыкның нигезен аның күренекле шәхесләре тоткан. Без дәүләтсез яшәсәк тә, югалмаганбыз, чөнки безнең бөек шәхесләребез булган, әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебез булган. Без үзебезнең күренекле шәхесләребезне игътибар үзәгенә алырга, аларга музейлар ачарга, һәйкәлләр куярга, урамнарга исемнәрен бирергә, гомумән, аларның исемнәрен мәңгеләштерергә бурычлы”, - диде җәмәгать эшлеклесе.

“Һәр мәктәптә күренекле шәхескә һәм вакыйгага аталган музей булса, ул мәктәпнең күрке булыр иде. Бу – тәрбия чарасы”, - диде Разил Вәлиев.

  • Казанның Ваһапов урамында урнашкан 171 нче мәктәбендә Рәшит Ваһапов музее ачылды. Әлеге музей мәктәпнең татар теле кабинетында урнашкан. Биредә балалар татар теле дәресләрен укыйлар. Музейны оештыру идеясе белән мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова чыккан. Музей-кабинетның мөдире - мәктәпнең татар теле укытучысы Зөлфия Кәримова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10