ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Универсиада авылын WorldSkills чемпионатына әзерләү 630,7 млн сум төшә

7 май 2019, 16:32

5,5 мең катнашучы өчен уңайлы һәм имин яшәү урыны булдырылырга тиеш.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Универсиада авылын Казанда узачак WorldSkills чемпионатына әзерләүгә Россия Хөкүмәте 630,7 млн сум акча бүлеп биргән. 5 меңнән артык катнашучы өчен уңайлы торак булдырылырга тиеш. Тиешле боерык хокукый мәгълүмат сайтында басылып чыкты.

2019 елда Россия Хөкүмәтенең резерв фондыннан Россия Мәгариф министрлыгына 630,7 млн сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре Татарстанда башка бюджетара трансфертлар бирү өчен бүлеп бирелә.

«2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталыкта дөнья чемпионатында катнашучы 5,5 меңнән дә ким булмаган кеше өчен уңайлы һәм куркынычсыз торакны тәэмин итү күздә тотыла. Акча «Универсиада авылы» торак комплексы объектларын әзерләү максатларында бүленә», — диелә күрсәтмәдә.

Бирелгән акчаларны Россия Мәгариф министрлыгы контрольдә тотарга тиеш. Ведомствога шулай ук 2020 елның 1 февраленә кадәр бюджетны нәтиҗәле файдалану турында хисап бирергә кирәк булачак.

  • Казан һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын агымдагы елның 22-27 август көннәрендә кабул итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10