ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Фәрит Гыйбатдинов Алатырьда Явыз Иванга һәйкәл куелу ихтималы зур булуын әйтте

7 май 2019, 16:22 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Фәрит Гыйбатдинов Алатырьда Явыз Иванга һәйкәл куелу ихтималы зур булуын әйтте Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе әйтүенчә, милли азчылык вәкилләренең фикерләрен сорашкан кеше юк.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәрит Гыйбатдинов фикеренчә, Алатырь шәһәрендә Рус дәүләтенең патшасы Иван IV Явыз - Явыз Иванга һәйкәл куелу ихтималы зур. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Алатырь рус шәһәре, анда безнең милләттәшләребез, чувашлар күп түгел. Аларның ихтыяры бар икән, куялар инде. Ул рус мохитендәге шәһәр. Алар Чабаксар башкала булганга Чувашиядә кимсенеп яшәделәр. Шуңа күрә алар өчен бу Явыз Иван һәйкәле үзенә күрә үзаңны билгеләү инде ул – без менә шундый... Безнең мөнәсәбәтне сораучы кеше дә юк. Ул аларның эше, алар аны куячак дип уйлыйм”, - диде ул.

30 апрельдә Алатырь шәһәренең рәсми сайтында Явыз Иванга һәйкәл кую максатыннан халык фикерен сораштыру башлады. Һәйкәл кую идеясе – шәһәр хакимиятенең мәдәният, милли мәсьәләләр, туризм һәм архив эше бүлеге. Шәһәр мэриясе сайтында язылганча, Алатырьга Явыз Иван нигез салган. “Явыз Иван үз вакытының алдынгы карашлы сәясәтчесе һәм акыл иясе”, - диелгән сайтта.

Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов Фейсбуктагы аккаунтында Алатырь шәһәренең Казан ханлыгы чорында ук булуы хакында яза. Аның мәгълүматлары буенча, бу урында Х гасырда ук эрзя торак пункты булган.

2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, шәһәрдә 38203 кеше яши. Аларның 87,3 проценты рус, 7,2 проценты мордва, 4,1 проценты чуваш, 0,65 проценты татар милләтеннән. Тавыш бирүдә 1000 кеше катнашкан, аларның яртысы (50 процент) Явыз Иванга һәйкәл салу яклы булса, төгәл яртысы каршы.

Фәрит Гыйбатдинов әйтүенчә, берничә ел элек Чабаксар хакимияте дә Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдиме белән чыккан булган. “Аллага шөкер, Чувашиянең галимнәре каршы чыкты”, - диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10