ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында аграрийларны вакытны әрәм итмәскә чакырды

7 май 2019, 16:01 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында аграрийларны вакытны әрәм итмәскә чакырды
Хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашыр алдыннан Татарстан Президенты вертолеттан район кырларын карады.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы аграрийларын язгы кыр эшләре чорында вакытны кулдан ычкындырмаска чакырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзер һәр көн кадерле. Чәчү эшләрен максимум дәрәҗәдә эшләргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән Никольское авылы янындагы очрашуда. Моннан тыш, ул авыл халкына терлекчелек һәм яшелчәчелек тармаклары турында да онытмаска әйтте.

Рабочая поездка в Лаишевский муниципальный район

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев кыр эшләренең график буенча баруын, авыл хуҗалыгы техникасын куллану буенча да сораулар булмавын әйтте. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районның үз спецификасы булуын билгеләп үтте, әмма эре компанияләр-инвесторлар килгәч, сыйфатлы яңа дәрәҗәгә чыгуын әйтте. 

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов вертолеттан район кырларын карады. Ул Лаеш районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Президентка авыл халкы төп азык-төлек продуктлары сатып ала торган автолавка, «Россельхозцентр» идарәсе филиалының Лаеш районара бүлеге язгы бодай, солы, арпа, карабодай һәм борчак орлыкларын күрсәтелде.

Рабочая поездка в Лаишевский муниципальный район

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекциясе яңалыклары да тәкъдим ителде: көзге бодай, көзге арыш, сабан бодае һәм башка культуралар. «Нармонка» агрофирмасы чәчәк үсентеләрен, иртә сортлы кәбестә, помидорны, ә «Егорьев теплицалары» ҖЧҖ яңа яшел тәмләткечләр тәкъдим итте. 

Очрашу тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Саба районына юнәлде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10