ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Пенза татарлары: Балалар һәм укытучылар элеккечә хиҗап киеп мәктәпкә йөри

7 май 2019, 19:02 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Пенза татарлары: Балалар һәм укытучылар элеккечә хиҗап киеп мәктәпкә йөри Пенза шәһәренең Октябрьский районы прокуратурасы 20 мәктәптә хиҗап тыела дигән карар чыгарган иде.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Пенза өлкәсе татар иҗтимагый оешмасына Октябрьский районы мәктәпләрендә укучы мөселман кызларына хиҗап киюне тыюга кагылышлы мөрәҗәгатьләр булмаган. Бу хакта “Татар-информ”га Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Гүзәл Сәфәрова әйтте.

  • Пенза шәһәренең Октябрьский районындагы 20 мәктәптә хиҗап тыела дигән карар прокуратураның рәсми сайтында урнаштырылган.

Гүзәл Сәфәрова бу хакта хәбәрдәр булмавын әйтте. "Безгә андый мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүче булмады. Мин үзем дә бу хакта беренче тапкыр ишетәм", - диде ул.

Пенза өлкәсенең Городищенский районы татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Шамил Нәзиров һәм Пенза районындагы татар авылы Урта Әләзән авыл советы администрация рәисе Рушан Гурдин да мәктәпләрдә хиҗап тыюга кагылган мөрәҗәгатьләр булмавын әйтте.

“Бу хакта бернинди сөйләшүләр юк. Балалар һәм укытучылар элеккегечә яулык киеп мәктәпкә йөри”, - диде Рушан Гудин. “Мин үзем дә бу хәбәрне кичә генә интернетта күреп укыдым. Үзебезнең хәзрәт белән сөйләшеп алдым, ул да белми. Әлегә вакытта бездә бар да тыныч”, - диде Шамил Нәзиров.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10