ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада 9 майда тәүлек дәвамында Мостай Кәрим шигырьләрен укыячаклар

7 май 2019, 15:49

Акцияне танылган актер Константин Хабенский нигез салган «Оперение/ХАХАЧУ» иҗади үсеш студиясе оештыра.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Уфада яшәүчеләр Бөтенроссия флешмобына кушыла. 9 майда акциядә катнашучылар Бөек Җиңү көне уңаеннан бер тәүлек дәвамында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим шигырьләрен укыячак. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Флешмобта теләгән һәркем катнаша ала. Сугыш турындагы шигырьләрне укыган мизгел сурәтләнгән видеоны 9 майда «Оперение/ХАХАЧУ» (Уфа) иҗади үсеш студиясенең Facebook социаль челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырырга мөмкин.

Акцияне танылган актер Константин Хабенский нигез салган «Оперение/ХАХАЧУ» иҗади үсеш студиясе оештыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10