ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татар журналисты Элвин Грейның экс-директорын татарча сөйләтте

7 май 2019, 14:33 , Фото: Михаил Захаров

Татар журналисты Элвин Грейның экс-директорын татарча сөйләтте Андрей Бажура Рөстәм Исхакыйның соравына татарча җавап бирде.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Журналист Рөстәм Исхакый Элвин Грей – Радик Юльякшинның экс-директорын татарча сөйләргә мәҗбүр итте. Андрей Бажура “Татар-информ” оештырган матбугат очрашуында журналистның соравына татарча җавап бирде.

Рөстәм Исхакыйның: “Сез татарча беләсезме?” дигән соравына Андрей Бажура: “Әзрәк кенә беләм, әмма чиста татар малае түгел инде. Андрей бит исемем”, - дип җавап бирде. 

“Җырның мәгънәләрен аңлыйсызмы?” - дип дәвам итте Рөстәм Исхакый.

“Аңлыйм, аңлыйм. Әмма язмыйм. Бик яхшы аңлыйм”, - диде.

“Кайдан өйрәндегез?” дигән сорауны, Бажура: “Сездән”, - дип җаваплады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10