ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ленар Габдрахманов республика автомәктәпләрендә белем сыйфаты түбәнәюен әйтте

7 май 2019, 13:30 , Фото: Михаил Захаров

Ленар Габдрахманов республика автомәктәпләрендә белем сыйфаты түбәнәюен әйтте Татарстанда машина йөртү стажы 2 елга кадәр булган машина йөртүчеләр катнашындагы юл һәлакәтләре саны арткан.
(Казан, 7 май, "Татар-информ", Лилия Локманова).Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов фикеренчә, республикада машина йөртергә өйрәтүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфаты түбәнәйгән. Бу хакта ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында әйтте. 
 
"Республикада 202 автомәктәп бар. Конкурентлылык көчле, күпләр түбән бәяләр белән җәлеп итә. Шул ук вакыттта, кызганычка каршы, сыйфатка зыян килә", - диде ЮХИДИ җитәкчесе. 
 
Шуңа бәйле рәвештә, юл һәлакәтләре килеп чыга. 2019 елда Татарстанда машина йөртү стажы 2 елга кадәр булган машина йөртүчеләр белән булган юл һәлакәтләре саны арту күзәтелә. 
 
"Быел шундый машина йөртүчеләр катнашында 90 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 9 кешенең гомере өзелгән, 131 кеше җәрәхәтләнгән", - диде Ленар Габдрахманов һәм тәҗрибәсез машина йөртүчеләргә начар һава шартлары вакытында йөрмәскә киңәш итте.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10