ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөхәммәтшин: Аз керемнәрне декларацияләү намуслы депутатларны табуны кыенлаштыра

7 май 2019, 14:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Мөхәммәтшин: Аз керемнәрне декларацияләү намуслы депутатларны табуны кыенлаштыра Дәүләт Советында авыл депутатларының керемнәрен декларацияләү тәртибен гадиләштерүне хупладылар, Коррупциягә каршы идарә рисклар булу ихтималын әйтте.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Дәүләт Советы президиумы әгъзалары үз вәкаләтләрен даими булмаган нигездә гамәлгә ашыручы авыл җирлекләре советлары депутатларының керемнәрен декларацияләү тәртибен гадиләштерә торган закон проектын хуплады. Фәрит Мөхәммәтшин аз керемнәрне декларацияләү авыл җирендә депутатларны табуны кыенлаштыруын әйтте.

“Авыл депутатларының шактый өлеше – бюджет өлкәсендә эшләүче кешеләр – укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, эшчеләр һәм пенсионерлар. Керемнәрне хезмәт хакы яки пенсия итеп алучы гражданнар”, - диде Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Аның сүзләренчә, депутат вәкаләтләрен даими булмаган нигездә гамәлгә ашырган авыл кешеләренең үз статусыннан файдаланып табыш алу рискы юк дәрәҗәсендә була. “Декларатив документларның зур пакетын тутыруга куелган таләпләр җирле үзидарә органнарының авыл дәрәҗәсендәге үзенчәлекләрен хисапка алмый. Документ эшләрендә авырлыклар туа”, - диде ул.

Тәкъдим ителгән закон проекты зур килешүләрне генә декларацияләүне күздә тота. “Үзгәрешләр кертү авыл җирлекләренең көчле һәм нәтиҗәле депутатлар корпусын формалаштыруга, җирле үзидарәнең кешеләргә иң якын дәрәҗәдә үсеш алуына булышлык күрсәтәчәк”, - диде Альберт Хәбибуллин.

Закон проекты хупланды. “Халкы бер-берсен бик яхшы белгән 50 кешелек авылда бик аз керемнәрне декларацияләү намуслы һәм сәләтле авыл советлары депутатларын эзләп табуны тоткарлый. Минемчә, хупларга кирәк”, - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Гомуми килешүгә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин каршы килде. “Депутат сайлаучы өчен максималь рәвештә ачык булырга тиеш. Республикада керемнәрне декларацияләү электрон портал аша эшләнә һәм бернинди дә авырлыклар барлыкка килми”, - диде ул.

“Керемнәр турында мәгълүматлар бирү коррупциягә каршы профилактиканың иң нәтиҗәле механизмнарының берсе булып тора. Даими булмаган нигездә эшләгән депутатлар моңа каршы килеп карады, әмма Федерация Советы тәкъдимнәрен хупламады. Бу закон проекты – шул ук күренеш, ягъни мәгълүматлар бирмәскә тырышу. Бу коррупциягә каршы мониторингны кыенлаштырачак. Безнең идарә моны хупламый”, - диде Айрат Хәйруллин.

Моңа җавап итеп, Фәрит Мөхәммәтшин “Идарәне документ турында фикер алышуга профильле комитетта тыңлаулар дәрәҗәсендә җәлеп итәргә кирәк иде. Закон проекты күздә тоткан үзгәрүләр керемнәрне декларацияләү процессын тәртипкә салырга тиеш”, - диде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10