ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Марат Әхмәтов: 1,5 млрд сумлык югалтуларны документлар белән дәлилләргә кирәк

7 май 2019, 13:14 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Марат Әхмәтов: 1,5 млрд сумлык югалтуларны документлар белән дәлилләргә кирәк Министр уҗым чәчүлекләренең бер өлеше һәлак булу аркасында килгән зыян турында сөйләде.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Уҗым чәчүлекләре 150 мең гектар мәйданда һәлак булу аркасында килгән зыянны документлар белән дәлилләү кирәк. ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында брифингта шул хакта сөйләде.

  • Татарстанда 150 мең га мәйданда уҗым культуралары һәлак булган. Зыян 1,5 млрд сум дип бәяләнә.

Министр бу мәйданнарны кабат әйләнешкә кертү, яңадан чәчү өчен өстәмә чыгымнар кирәк булачагын әйтте. “Безгә әлегә 1,5 млрд сумлык югалтуларны кайтару турында беркем гарантия бирми. Без чыгымнарны документлар белән дәлилләргә тиеш. Моның куркыныч күренеш икәне расланырга тиеш. Мин дә югалтуларның бер өлеше булса да кире кайтарылуын телим”, - диде.

Марат Әхмәтов документлар белән дәлилләү процессына биш көн вакыт бирелгәнен искәртте. “Бу эш бүген төгәлләнергә тиеш”, - диде ул. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин зыян күләмен 9 млрд сум дип әйтсә дә, чынлыкта аның азрак булуын әйтте.

“Зыянны исәпләү методикасы ул синең өметләнгән уңыш, яңадан да күпмедер чыгымнар тотканнан соң зур уңыш белән кайту суммасыннан чыгып исәпләнми. Бу шушы вакытка физик хезмәт һәм акча чыгымнарына бәйле. Җир эшкәртү өчен күпме көч түктең, акчалата, әйтик, ягулыкка, запас частька, техника амортизациясе, хезмәт хакына, орлык бәясе күпме тора. 200 кг орлык керткәнсең икән, аның үз бәясе бар”, - диде министр.

“150 мең гектар басулар үлгән дип сөйләшәбез икән, уртача чыгымнар 1,5 млрд сум тирәсе тәшкил итә. Башка методиканы Россия Хөкүмәте дә, Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы да кабул итми. Айрат Нәҗипович сүзләре “менә бу басулар исән-сау чыккан булса, гектарыннан 40ар центнер уңыш вәгъдә иткән булса, 9 млрд сумлык продукция җыеп ала алган булыр идек” дигән үзенә күрә үкенеч сүзләре ул”, - ди Марат Әхмәтов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10