ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Татарстан Дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңа редакциясен раслады

7 май 2019, 13:17 , Фото: архив/Владимир Васильев

Миңнеханов Татарстан Дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңа редакциясен раслады 2018 елның декабрендә Владимир Путин РФ Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләр кертте, Минтимер Шәймиев бу стратегияне бик уңышлы дип атады.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте концепциясенә үзгәрешләр кертү һәм аның текстын яңа редакциядә раслау турындагы указны имзалады. Документ тексты республика хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт милли сәясәте концепциясенә үзгәрешләр кертү  республика документын РФ Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә тәңгәлләштерү ихтыяҗы белән бәйле.

«Безнең концепциядәге барлык төп принциплар да сакланган, бу республикага гомумфедераль фарватерда калырга мөмкинлек бирә торган төзәтмәләр генә», - дип искәртте Лилия Галимова.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча җитәкчесе Александр Терентьев элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиянең яңа Милли сәясәт стратегиясе хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә тагын да нәтиҗәлерәк эшчәнлек алып бару өчен мөмкинлекләрне сизелерлек киңәйтә.

РФ Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә төзәтмәләр Владимир Путин тарафыннан 2018 елның декабрендә кертелде. Шуннан соң берничә көн үткәч Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы утырышын үткәрде. Утырышта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев яңартылган стратегияне бик уңышлы дип атады.  

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10