ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Юл һәлакәте урыныннан качкан машина йөртүчеләргә җинаять эше кузгатылачак

7 май 2019, 11:54 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Юл һәлакәте урыныннан качкан машина йөртүчеләргә җинаять эше кузгатылачак Моңа кадәр гамәлдә булган закон нигезендә машина йөртүче 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.
(Казан, 7 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Юл һәлакәте булган урынны ташлап киткән машина йөртүчеләр 24 апрельдән җинаять җаваплылыгына тартылачак. Бу хакта  бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов хәбәр итте. 
 
Моңа кадәр һәлакәт урыннынан качкан машина йөртүчегә  административ җаваплылык кына каралган булган. Хәзер исә Җинаять кодексының 264 нче маддәсе нигезендә, җинаять эше кузгату каралган. 
 
Һәлакәткә юлыгучылар зыян күргәндә һәм үлүчеләр булганда, машина йөртүче 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән һәм юл йөрү таныклыгыннан колак каккан. Хәзер андыйларга карата кырысрак чаралар күреләчәк. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10