ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

«Таттелеком» компаниясенә яңа җитәкчесе билгеләнде

7 май 2019, 11:16 , Фото: tatarstan.ru

«Таттелеком» компаниясенә яңа җитәкчесе билгеләнде Айрат Нуретдинов әлеге вазифада «Таттелеком»ны 2006 елдан бирле җитәкләгән Лотфулла Шәфигуллинны алыштырды.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүген «Таттелеком» ГАҖ коллективына яңа җитәкче тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге вазифага Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Айрат Нуретдинов билгеләнде. Ул «Таттелеком»ны 2006 елдан бирле җитәкләгән Лотфулла Шәфигуллинны алыштырды.

«Лотфулла Шәфигуллин «Таттелеком»га җитәкче булып килгәннән соң, иң беренче эш итеп Казан элемтәсен бер үзәккә берләштерде. Ул кайчандыр шулай булган, әмма хосусыйлаштыруның үзенчәлекләре аркасында кисәкләргә таркалган. Хәзер моны беркем дә искә алмыйдыр, мөгаен, тик ул вакытта бик зур эш башкарылды», - диде «Связьинвестнефтехим» АҖ генераль директоры Валерий Сорокин.

Лотфулла Шәфигуллин «Таттелеком» хезмәткәрләре һәм компаниянең яңа җитәкчелегенә дус-тату булып, килешеп эшләүләрен теләде.

Представление коллективу ПАО "Таттелеком" нового руководителя. Принимает участие заместитель Премьер-министра РТ - министр информатизации и связи РТ Р.А.Шайхутдинов

Айрат Нуретдинов, үз чиратында, үзенә ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10