ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләр федераль дәрәҗәдә законлаштырылачак

7 май 2019, 10:18 , Фото: архив/Михаил Захаров, Султан Исхаков

Үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләр федераль дәрәҗәдә законлаштырылачак Мәскәүдәге Столыпин форумында өйдә кондитер эшләнмәләре әзерләү кагыйдәләре хакында фикер алышачаклар.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы катнашында булдырылган үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләрне федераль дәрәҗәдә законлаштырырга ниятлиләр. Республика бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Әлеге тема хакында Россия Дәүләт Думасы депутатлары катнашында фикер алышулар үткәрелә инде, дип искәртте ул. 22-23 май көннәрендә Мәскәүдә узачак икенче Столыпин форумында да үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләр турында сүз барачак.

Тимур Нагуманов: 9,2 тыс. татарстанцев стали самозанятыми, интерес к эксперименту продолжает расти

Апрель башында Татарстанның үзмәшгуль кондитерларына таләпләр җыелмасы тәкъдим иттеләр. Кагыйдәләрне Эшкуарлык советы экспертлары кондитерлар һәм Роспотребнадзор белгечләре белән берлектә төзеде. Мисал өчен, үз өйләрендә кондитер эшләнмәләре әзерләүче үзмәшгульләрнең медицина кенәгәләре булырга, фатирларында йорт хайваннары асрамаска тиеш.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10