ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфа «Туганлык» VI Халыкара төрки телле театрлар фестивален кабул итәчәк

7 май 2019, 09:48

Атна дәвамында Уфа сәхнәләрендә 13 спектакль күрсәтелер дип көтелә.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфада «Туганлык» VI Халыкара төрки телле театрлар фестивален үткәрү турындагы боерыкны имзалады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Документ нигезендә республика оештыру комитетының составы, шулай ук зур театр форумына әзерлек һәм аны үткәрү планы расланган.

23-30 май көннәрендә республика башкаласында Башкортстан, Татарстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Тыва, Кырым, Хакасия, Төркия, Үзбәкстан, Алтай һәм Гагаузиядән әйдәп баручы театр коллективлары җыелачак. Атна дәвамында Уфа сәхнәләрендә 13 спектакль күрсәтелер дип көтелә.

28 май көнне «Туганлык» фестивале кысаларында Кырмыскалы районының Таусеңер авылы янында Театр җыены (Сабантуй) узачак. Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар Башкортстанда яшәүче халыкларның милли ризыклары белән сыйлана, төрле ярышларда катнаша алачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10