ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Лаеш һәм Саба районнарында чәчү эшләренең барышы белән таныша

7 май 2019, 09:21 , Фото: архив tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Лаеш һәм Саба районнарында чәчү эшләренең барышы белән таныша Татарстанда 2 майдан көзге культураларның хәле катлаулы булу аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Лаеш һәм Саба районнарында чәчү эшләренең барышы белән танышырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Лаеш һәм Саба районнары кырларындагы вәзгыятьне өйрәнергә, чәчү кампаниясенең барышы белән танышырга ниятли. Районнарга сәфәре барышында республика Президенты авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм фермерлар белән очрашып, дәүләт ярдәме хакында әңгәмәләр үткәрәчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10