ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Түбән Кама укучылары үз белемнәрен ил күләмендә раслады

7 май 2019, 08:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Кама укучылары үз белемнәрен ил күләмендә раслады 35 нче лицей укучылары "Брейн-ринг" һәм "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уеннарының Россия чемпионатында катнаштылар.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). 35 нче лицейның Виктор Белоусов җитәкчелегендәге укучылар командасы "Брейн-ринг" һәм "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уеннарының Россия чемпионатында катнаштылар. Бүген аларны район җитәкчеләренең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә тәбрикләделәр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярышлар Казанда узды, анда барлыгы 75 команда катнашты. Илкүләм этапка чыгу өчен, түбәнкамалылар уенның төбәк этабында катнашып, бронза һәм көмеш медальләргә лаек булдылар һәм, нәтиҗәдә, Россия чемпионатына юллама алдылар, чемпионатта илнең 26 төбәгеннән 500 дән артык укучы катнашты.

 "Чемпионат нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама егетләре һәм кызлары, үзләренең педагоглары Виктор Николаевич белән берлектә, 28 нче урынны яулап, 30 команда арасына керделәр, - диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10