ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанның биш шәһәрендә “Җиңү диктанты" язачаклар

6 май 2019, 21:37

Әлеге чара Россия, Германия, Австрия, Дания, Израиль, Кытай, Монголия, Польша, Сербия, Чехия, Болгария, Вьетнамда була.

(Казан, 6 май, "Татар-информ").  7 майда Татарстанның биш шәһәрендә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган Бөтенроссия "Җиңү диктанты" чарасы булачак. Бу турыда  Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Бердәм Россия" партиясе диктант оештырылачак мәйданчыкларны теркәүне төгәлләде. Диктантта 50 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Россиядә мәйданчыклар һәр төбәктә, чит илләрдә – 23 илдә оештырылачак. Алар арасында Германия, Австрия, Дания, Израиль, Кытай, Монголия, Польша, Сербия, Чехия, Болгария, Вьетнам һ. б. бар.

Якындагы мәйданчыкның адресын диктантпобеды.рф. сайтында табарга була. Татарстанда "Җиңү диктанты” мәйданчыклары Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә ачыла, диелгән бу хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10