ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Велосипедчылар ярышы вакытында Казан–Оренбург юлында хәрәкәт чикләнә

6 май 2019, 21:10

Р-239 автомобиль юлының 249-256 километрлар арасы транспорт өчен вакытлыча ябык булачак.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Татарстанда 9 июньдә Р-239 Казан – Оренбург – Акбүләк - Казахстан белән чик федераль автомобиль юлының бер өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылачак. Әлге чара Tour de Tatarstan-2019 шосседагы велосипед узышлары буенча Бөтенроссия ярышларын уздыру белән бәйле. Бу хакта «Идел-Нократ юл идарәсе» матбугат хезмәте хәбәр итә.

249 дан 256 километрга кадәрге автомобиль юлы участогында хәрәкәт 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр вакытлыча чикәләнә.

«Спорт ярышлары вакытында транзит автотранспортны Әлмәт – Лениногорск һәм Әлмәт – Чупай маршруты буенча җибәрәчәкләр», - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Машина йөртүчеләрдән вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәүне сорыйлар. Ярышлар тәмамланганнан соң, хәрәкәт штатлы режимда булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10