ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ютазы районында юл кырыена төшеп киткән иномаркада бер кеше үлгән

6 май 2019, 19:38 , Фото: yutazy.ru

Ютазы районында юл кырыена төшеп киткән иномаркада бер кеше үлгән
  Кичә кич Югары Стәрле - Каразирек - Урыссу автомобиль юлының 28нче чакрымында юл һәлакәте булган.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Татарстанның Ютазы районында юл кырыена төшеп киткән «Хонда» машинасында 77 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Якшәмбе көнне, 5 майда, 18.00 сәгатьтә Югары Старле - Каразирек - Урыссу автомобиль юлының 28нче чакрымында «Хонда Цивик» автомобилен йөртүче 23 яшьлек ир-ат, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз хәрәкә тизлеген сайламаган. Ул идарәне югалтып, машина юл кырыена төшеп ауган», – дип сөйләделәр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.

Юл-транспорт һәлакәтендә иномаркада имгәнгән  77 яшьлек пассажир үлгән. «Хонда» шоферы һәм тагын бер пассажиры төрлечә имгәнеп, хастаханәгә озатылган.

Һәлакәтнең сәбәпләре билгеләнә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10