ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Миләүшә Хабетдинова театр сәнгатенә милли үзаңны үстерү бурычын йөкли

6 май 2019, 18:00 , Фото: Владимир Васильев

Миләүшә Хабетдинова театр сәнгатенә милли үзаңны үстерү бурычын йөкли "Театр миллилек мәйданы булырга тиеш”, - ди Миләүшә Хабетдинова.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова театр сәнгате безнең милли аңыбызны үстерергә тиеш дип саный. Бүген «Татар театр сәнгатендә миллилек күрсәткечләре һәм рөхсәт чикләре» темасына үткәрелгән түгәрәк өстәлдә галимә шушы фикерләрен җиткерде.

“Рәсем сәнгате үлгән хәлдә – җәмгыять белән эшләми, бию сәнгатен күрмибез дә. Безнең театр сәнгате бар. Без театрда милли аңыбызны үстерергә тиешбез. Театр миллилек мәйданы булырга тиеш”, - ди Миләүшә Хабетдинова.

Галимә Бөтендөнья татар теле олимпиадасына җыелган балаларда да Муса Җәлил һәм Шиһабетдин Мәрҗани турында мәгълүмат булмауны тәнкыйтьләде.

“Без балаларда татарлыкны тәрбияләргә, театр аша тарихи мәгълүмат бирергә тиешбез. Ә без татарлыктан баш тартабыз, үзебезнең милли геройлардан көләбез. Туган җир төшенчәсен кайда аңлаттык? Гореф-гадәтләр астында ни ятканын да аңлатмыйбыз”, - дип борчыла Миләүшә Хабетдинова.

  • Түгәрәк өстәл соңгы арада Россия театрында да, татар театрында да чикләүләр турында фикер алышуларны күздә тотып оештырылды.
  • Фикер алышуга шулай ук, «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстаның атказанган артисты Ирек Хафизов, Әтнә театрының яшь артисты Гүзәл Гафарова, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Айсылу Галиева һәм «Сабантуй» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин чакырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10