ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Мәскәү татарча сөйләшә - "Сөембикә"

6 май 2019, 21:28

«Безнең Гөлнара юрист та, киңәшче дә, экскурсовод та, «Ашыгыч ярдәм» дә, спортчы да, дипломат та… Барысын булдыра!» – диләр Гөлнара Яруллина турында.

(Казан, 6 май, "Татар-информ", "Сөембикә", Эльмира Закирова). «Татар Штабы»  Мәскәүнең үзәгендә, Таганская метро станциясеннән ерак та түгел, Большие каменщики урамындагы 2 нче йортта урнашкан. Һәр татар кешесе анда үзен өйдәге кебек рәхәт бер халәттә тоя.

Зур холл. Диварлар рәссамнар картиналары белән бизәлгән. Тәрәзәләрдә – гөлләр. Монда рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, баянга кушылып җырлыйлар, бәлеш, өчпочмаклардан авыз итәләр, якташлары белән гәпләшеп утыралар. Татар мохитенә хас җылылык, үзенә бер ямь сирпелә анда, китәсе дә килми. Исеме дә үзгә – «Татар Штабы». Хәрбиләрчә, штаб дип йөртүләре дә тикмәгә генә түгел. Татар халкының телен, традицияләрен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур максатлар куеп, армый-талмый эшләүче фидакарьләрне туплаган оешма ул. Аның чишмә башы 90 нчы елларга барып тоташа.

Бүгенге героебыз Гөлнара Яруллина – әнә шул оешмага яшьләрне тартып, яңа проектлар уйлап табучы, шуларны тормышка ашыруда янып йөрүче замана кызы. «Татар штабы»ның координаторы, татар яшьләрен бергә туплый, аларны илһамландыра һәм канатландыра белүче чын лидер. Яшьләр үз милләте, тарихы белән горурлансын, бер-берсенә таяныч булсын өчен җан атып йөри. Әйдәгез, Гөлнара белән якыннанрак танышыйк.

Казан кызы Мәскәүне яулый

Шаян телле, чая, тиен кебек җитез, күбәләк кебек җиңел, тәвәккәл һәм тиктормас. Спорт ярата: йөгерү марафоннары, тау чаңгылары, теннис… Ул барысын да колачлый. Гөлнараның кермәгән тишеге, белмәгән кешесе юктыр бу зур мегаполиста! Метрода Пролетарскаядан Таганскаяга кадәр генә барасы, бер атлый, ике сикерә – инде Штабта ул. Туктаусыз хәрәкәттә: йөгерә, чаба, тегесен таба, монысын хәл итә… Татарстан Республикасының Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегенә ашыга, Муса Җәлил исемендәге татар мәктәбенә барып чыга, студентлар белән Җәлилнең кызы Чулпан ханым фатирында була, гастрольләргә килгән Камал театры артистларын Штабта кунак итә… Туган тел язмышы турындагы сөйләшүләргә күренекле язучыларны, сәясәтчеләрне чакыра. «Уртак фикер» дискуссион клубында Римзил Вәлиев, Ринат Мөхәммәдиев, Рәшит Әхмәтов, Рауль Мир-Хәйдәров белән очрашулар үтә.

Штабның дәрәҗәсе бермә-бер артты хәзер. «Татар Штабы»ның сулышы – социаль челтәрләрдә: инстаграмда да, ВКонтактеда да, фейсбукта да, Штабның ютуб-каналы бар. Интернет-ресурсларны яңартуга шактый вакыт китә, әлбәттә. Каян яңа хәбәр алырга, нинди мәгълүмат бирергә дип баш ватмаган, эзләнмәгән чагы юк бу тынгысыз җанның. Ә без социаль челтәрләрдән аларның бөтен яңалыгын белеп торабыз. Коломнада Җәлил укулары узган… Татар мәдәнияте музее ачылган… Ришат Төхфәтуллин концертына барганнар… Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачаклар… ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек чаралары күрә башлаганнар… Валерия Порохова ислам, фән, мәдәният темасына лекция укыган… «Дустыңны да Сабантуйга алып кил!» акциясенә кушылып, 700 ләп яңа кеше килгән... «Беренче намаз» проекты яшьләргә ошый… Эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек шул: штабның хәзер ике меңләп активисты бар. Дус кызлары кайчак үпкә дә белдерә: «Син кайчан карасаң телефонда!» – диләр. Ә аңа башкаларга булышу бик ошый!

Ел саен Мәскәү вузларына Татарстаннан йөзләгән егет-кыз укырга керә. Аларны мегаполиска җайлашырга өйрәтергә кирәк, үзләрен ялгыз итеп тоймасыннар. Медицина институты студентлары өчен «Гиппократ» клубы эшли, атаклы табиблар катнашында очрашулар үткәрелә. КВН командасы булдырылды, «Татар мафиясе» уены клубы эшли башлады. Эшмәкәрләр өчен – «Масштаб» клубы, тарихчылар клубы, Аксакаллар шурасы… «Аулак өй» клубы да бик популяр: йөзләп кеше җыела анда. Күрешәләр, танышалар, кавышалар. Бер елда әнә ун татар гаиләсе туды. Кайчак Гөлнараның үзенә дә яучы ролен башкарырга туры килә. Әйтүенә караганда, кемгә нинди кеше туры килгәнен тоемлау сәләте бар икән. «Анара белән Мигель менә дигән пар инде, үзләре генә белми», дип, ул аларны якыннанрак таныштыра. Кулы җиңел булып чыга: озак та үтми егет белән кыз өйләнешә.

 «Безнең Гөлнара ул юрист та, киңәшче дә, экскурсовод та, «Ашыгыч ярдәм» дә, спортчы да, дипломат та… Барысын булдыра!» – диләр аның турында.

Спорт дигәннән, Татарстан спорт командаларының фан-клубын да җитәкли әле. Ул бөтен җирдә! Татарлар белән аралашып, аларны үзенә ияртеп кем йөри дисәләр, Гөлнара булыр ул! «Ак Барс», «Нефтехимик», «Рубин» «Динамо»… Берсенең дә уенын калдырмый җанатарлар.

17 ноябрьдә «Ак Барс» белән «ЦСКА» матчына бара яшьләр. Арена җитәкчеләре белән алдан килешеп, Мәскәүнең «Шүрәле» төркемен стадионда таймнар арасындагы тәнәфесләрдә татарча җырлатырга сөйләшә Гөлнара. Мондый хәлнең әле булганы да юк моңарчы! Берзаман трибунадан татарча: «Гөлнара, сине туган көнең белән котлыйбыз! Бу җырыбыз – сиңа!» – дигән сүзләр кайтаваз булып яңгырый. Кызның үз туган көнендә нинди эйфория кичергәнен аңлыйсыздыр! Биш мең кешене сыйдырган стадион гүләп тора. «Сине генә көтәм, сине генә сагынам, сине генә килә күрәсем…» дип җырлый ансамбль, бөтенесе күтәреп ала! Менә нинди көч бит алар! Мәскәүне ярата Гөлнара! Арбат, Тверская урамнары, Измайлов паркы… «Россия» кунакханәсе урынында хәзер «Зарядье» паркы, искиткеч матур! Татар милли киемнәрен киеп, калфагын кырын салып, Кызыл мәйданнан да узганы бар. Әйләнеп-әйләнеп карыйлар бу сылу кызга. Кайсы милләттән булуы белән кызыксыналар. «Мин – татар кызы!» ди ул балкып.

Сусау

Кем соң бу Гөлнара, нишләп Мәскәүгә килергә уйлаган, татар дөньясына ничек тартылган? Үзенә дә шул сорауны бирдек.

– Мин – Казан кызы. Башта технология университетында программист булырга укыдым, аннары икътисад буенча икенче югары белем алдым. З нче курста ук банкта эшли башладым. Биш ел эшләп тә карьера үсеше күренмәгәч, башка җиргә күчеп карарга булдым. Зур консалтинг компаниясенә бухгалтер булып урнаштым. Ләкин һаман канәгать түгелмен. Шунда аңладым: миңа кешеләр белән аралашу җитми икән! Бу стеналар минем өчен тар икән! Казан ничектер кечкенә тоела башлады. Мәскәү шундый зур, матур, үзенә тартып тора! Минем һәрвакыт Мәскәүгә китәсем килә иде. Җае да чыкты. Дус кызым Алсу туган көненә чакырды. Ул бер ел элек шунда киткән иде. Сәяхәтем башыннан ук маҗараларга төренгән булып чыкты. Башта поездга соңга калдым. Ничек итсәм иттем – танышларым аша табып… КамАЗга утырып киттем башкалага! Әти белән әни бу хакта әле дә белми бугай. Туган көн сәбәп кенә иде инде. Мәскәү гел кызыктырып, ымсындырып торды бит. Бу килүдә бер-ике атна яшәп карадым да өйдәгеләргә: «Мин монда калам!» – дип шалтыраттым. Әниләргә шок була язды! Бер дә җибәрәселәре килмәде инде. «Ничек инде – каласың? Нәрсә эшлисең? Кайда яшисең?» – дип тәмам пошаманга төштеләр. Әти ягыннан туганнарны эзләп табарга, шуларга барырга куштылар. Мәскәүдә эш табу җиңел түгел. Син анда беркемгә кирәкмисең. Үз-үзеңне табарга кирәк. Минем инде тәҗрибәм бар: банкта эшли башладым. Шунда яшәгәндә аңладым: миңа үз татарларым бик якын икән. Туган якта түгел, мең чакрым читтә үз телемә, үз моңыма сусау тойдым мин. Үзебезнең татарларны эзләп табасым, алар белән рәхәтләнеп сөйләшәсем килде. Мәскәүдә татарлар күп дип ишеткән бар иде инде. Ләкин күбесе Нижгарныкылар – Сергач мишәрләре анда. Үзебез өчен генә татарларның санын алып караган идек, нижгарлар күбрәк килеп чыкты. Түбән Новгород Мәскәүгә якынрак бит, бәлки, шуңадыр… Аларның сөйләшүләре дә башкачарак, безнекеннән аерыла. Метрода йә транспортта барганда кайчак Казанча сөйләшүләр колакка керә. Сөенүләрем! Ул инде җыр кебек яңгырый! Тамагыма төер тыгыла. Сез кайдан, дип, тизрәк яннарына ашыгам. Чаллыдан, диләр. Белсәгез ничек рәхәт булып киткәнен. Эчемнән генә татарча җырлар да көйләп йөрим әле. Бәләкәйдән җырлы өйдә үстем бит. Әнием Иркия тумышы белән Сарман ягыннан, Куҗак авылыннан. Әтием Ринат – Әлки районы Яңа Чаллыдан. Без һәрвакыт кунаклар җыя, мәҗлесләрдә татарча җырлап утыра идек. Әни үзе баянда уйный, үзе җырлый, үзе тамада булып туган көн, юбилейларны алып бара. Җитмәсә, тәмле бәлешләр дә пешерә әле. Әти дә әнигә кушылып җырлый. Миңа да шул сыйфатлар күчкән, ахрысы. Энем Линарга да… Ул шәп баянчы.

Ләкин… Казанда чакта татар телендә генә сөйләшеп, татар дөньясында кайнап яшәдем дип әйтә алмыйм. Авылга кайтсам, минем сөйләшүдән көләләр. Ә студент елларында татарча сөйләшүчеләргә авылныкы дип карау бар иде. Шуңа принципиаль рәвештә татарча сөйләшмәдем. Мәскәүгә күчеп ике-өч ел яшәгәч кенә татар теле кирәген аңладым. Миңа татарлар белән аралашу җитмәгән икән бит! Бөтенләй ачылып киттем. Ә ул болайрак булды.

Мин штабка килдем

29 август иде. Матур кояшлы көн. Казаннан килгән татар егете Артур дус кызым белән мине бер мәҗлескә чакырды. Килегез, анда татаралар җыела, ди. Бергәләп «Заман» кафесына бардык. Һәм анда Рөстәм абый белән таныштык. Рөстәм Фәиз улы Ямалиев белән! Аның туган көне иде. Бер белмәгән кешенең туган көненә барып керү безнең өчен сәеррәк иде, әлбәттә. Ә Артур кыстапмы-кыстый: «Әйдәгез-әйдә, ул яңа кешеләр алып килгәнне ярата. Җитмәсә, сез әле Татарстаннан, үзебезнекеләр», – ди. Рөстәм абыйның «Татар Штабы» җитәкчесе икәнен шунда аңладым. Ул бөтен татарларны шулай үз тирәсенә җыя икән Мәскәүдә. «Килегез, бергәләп сөйләшеп, җырлашып, чәйләр эчеп утырырбыз», – дип чакыра ул һәрвакыт. Ул көнне дә кунаклар күп иде. Бөтенесе котлый, ә без нәрсә әйтергә дә белми оялып утырабыз. Юк, ул туган көн тантанасы ясамады, бәйрәмен татар милли мәдәнияте кичәсенә әйләндерде. Заманында Табиев белән бергә Мәскәүдә шушы оешманы оештырып, яшьләрне үз артыннан ияртеп йөрүчеләрнең берсе ул. Гаҗәп акыллы, әйбәт энергетикалы, зирәк җитәкче. Чын милләтпәрвәр. «Нижнекамскнефтехим»да җаваплы вазыйфалар башкарган, атаклы Николай Лемаев белән бергә эшләгән. Милләт язмышы өчен борчылучы буларак, үзен Азат Зыятдинов шәкерте дип атый. Түбән Камада алар татар милләтенә хезмәт иткән кешеләр. Рөстәм абый Табиев чоры турында әле дә легендага тиң истәлекләр сөйли.

Фикърәт Әхмәтҗанович Табиевның ТАССР партия өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән елларын өлкән буын яхшы хәтерлидер. 20 ел буе респуликаны җитәкләгән, аның икътисадый потенциалын күтәргән абруйлы җитәкче диләр аның турында. 90 нчы елларда Мәскәүгә күчеп килгәч, ул үз тирәсенә башкалада яшәүче татар элитасын – танылган шәхесләрне, эшмәкәрләрне, сәясәтчеләрне, табибларны җыеп, «ДЛ-16» («Эшлекле кешеләр-16») клубын эшләтеп җибәрә. Кеше минутына 16 тапкыр тын ала, исеме шуннан…

«Татарстан үз-үзен аямый эшли торган намуслы, тырыш кадрлары белән данлыклы, ди иде Фикърәт Әхмәтҗанович, һәм аларның биредә дә үзләрен табуларын тели иде, – дип искә төшерә Рөстәм Фәизович. – Якташлар кичәсе башлануга, Табиев торып баса. Ә яшьләрнең күбесе аны беренче тапкыр күрә. Ул аларны кыздыра башлый: «Кайда эшлисең? Нигә начальник түгел? Нәрсәгә ирештегез? Эшкә бер сәгатькә алданрак киләсеңме, син алданрак килергә тиеш, чөнки син Татарстаннан! Ник арагызда депутатлар юк? Ник олигархлар юк?» Татарстаннан чыкканнарның зуррак уңышларга ирешүләрен теләде ул. «Безгә Мәскәүне алырга кирәк! Мәскәү безнеке булырга тиеш!» дип канатландыра иде халыкны. Аның принциплары берничә иде: кадрлар, үзеңне аямый эшләү һәм бер-береңә ярдәм итү».

Мәскәүне алу – бизнес белән шөгыльләнү дигән сүз икән. «Эшмәкәрлекне үстерегез, баегыз. Ник сез Forbesта түгел? Нигә депутатлар, министрлар юк арагызда?» – дип гел әйтә килгән обком секретаре. Клуб шактый эшләр башкарган, күпләргә булышкан ул чакта. Хәзер дә Штаб кадрлар сәясәтен, милли мәсьәләләр идеясен тормышка ашыру белән шөгыльләнә.

Менә шундый программа белән эшли Гөлнара һәм аның Штабтагы дуслары, фикердәшләре. Руслан, Марат, Эльвира, Фәридәләр… Алар – Гөлнараның ышанычлы терәге. Татар халкының үсеш стратегиясе буенча татар җәмәгатьчелеге белән «түгәрәк өстәл» оештырганнар. Милли мәгариф, милли мәдәният турында фикерләр аеруча күп яңгыраган. Тәкъдимнәрен Бөтендөнья татар Конгрессына юллаганнар.

Яңа планнар, проектлар байтак. Мәскәү янында татар бистәсе дә төзелер. Анда татар мәктәбе, клуб, балалар бакчасы да булыр. Мәскәүнең үзендә татар театры да ачылыр. Мондый фидакарьләр белән теләсә нинди хыялны тормышка ашырып була!

Ә Мәскәү, чынлап та, татарча сөйләшә!  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10