ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тинчурин театрында ветераннарга хәйрия спектакле күрсәтелә

6 май 2019, 16:46

Ветераннар игътибарына Исламия Мәхмүтованың әсәре буенча куелган “Син бит минем бергенәм” мелодрамасы тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). 7 майда 12.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен хәйрия спектакле күрсәтелә. Бу хакта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакльгә Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның Арча, Питрәч, Балтач, Саба, Әтнә, Апас, Чүпрәле, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм башка районнарыннан 300ләп кеше чакырулы. Бу юлы тинчуринлылар ветераннар игътибарына Исламия Мәхмүтованың әсәре буенча куелган “Син бит минем бергенәм” мелодрамасын тәкъдим итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10