ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Илдар Хәйруллин: Спектакльдә сүгенү яки шәрә тән булса, афишада кисәтергә кирәк

6 май 2019, 16:16 , Фото: Владимир Васильев

Илдар Хәйруллин: Спектакльдә сүгенү яки шәрә тән булса, афишада кисәтергә кирәк Бүген "Татар-информ"да "Татар театр сәнгатендә миллилек күрсәткечләре һәм рөхсәт чикләре" темасына үткәрелгән түгәрәк өстәл узды.

(Казан, 6 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Спектакльдә сүгенү сүзләре яки шәрә тән булган очракта, моны афишада кисәтергә кирәк. Бу очракта төрле бәхәсләр купмыйча кеше үзе теләгәнен сайлап ала. Әлеге фикерне бүген "Татар театр сәнгатендә миллилек күрсәткечләре һәм рөхсәт чикләре" темасына үткәрелгән түгәрәк өстәлдә Илдар Хәйруллин җиткерде.

“Театрда порнография белән көч куллануга өндәү генә булырга тиеш түгел, башка чикләр юк. Сәнгатьтә бер генә критерий – талантлы булу. Ничек инде ул татарга хас, башкага хас түгел? Оят, намус дигән төшенчәләр бар, җинаять сүзе бар. Ул башкаларга хас, безгә хас түгелмени? Театрда сүгенергә дә ярый”, – диде Илдар Хәйруллин.

Фикерен куәтләп, ул Пушкин шигъриятеннән юллар китерде: “Нет хороших и плохих слов - есть уместные и неуместные”.

Түгәрәк өстәл соңгы арада Россия театрында да, татар театрында да чикләүләр турында фикер алышуларны күздә тотып оештырылды.

Фикер алышуга әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова, хореограф, биюче, «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Әтнә театрының яшь артисты Гүзәл Гафарова, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Айсылу Галиева һәм «Сабантуй» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин чакырылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10