ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан Казахстаннан яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып ала башлый

6 май 2019, 16:30

Татарстан компаниясе аена 500-600 мең тонна җиләк-җимеш сатып алырга планлаштыра.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Татарстан Казахстаннан яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып ала башлый. Бу хакта җирле массакүләм мәгълүмат чаралары өлкә башкарма комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Татарстан эшкуары Минатулла Гасангусейнов Төркестанда - Казахстанның көньягындагы шәһәрендә булды. 

«Казан компаниясе Россия Федерациясенә җиләк-җимеш продукциясен китерү буенча хезмәттәшлек юнәлешләрен киңәйтергә һәм Төркестан өлкәсенең җиләк-җимеш продукциясен җитештерүчеләре белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга ниятли. «Маряна-Регион» ҖЧҖ җиләк-җимеш продукциясен сатып алуның планлаштырыла торган күләме аена 500-600 мең тонна тәшкил итә», - диелә хәбәрдә.

Төркестан өлкәсе башкарма комитеты башлыгы урынбасары Меирҗан Мерзалиев ике төбәкнең икътисади хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук Төркестанның зур күләмдә экологик чиста продукция җитештерү өчен бөтен мөмкинлекләре бар, диде. Я

«Маряна-Регион» күпләп-ваклап сату компаниясе башлыгы Казахстанда төбәкнең зур теплица хуҗалыкларында булды. Компания Россиянең танылган сәүдә челтәрләренә яшелчә һәм җиләк-җимеш озату белән шөгыльләнә. Компаниянең еллык әйләнеше елына 1 млрд сумнан артык тәшкил итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10