ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Шереметьево фаҗигасенә бәйле кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде

6 май 2019, 15:44

SSJ-100 самолеты башкала аэропортына авария хәлендә төшеп утыру нәтиҗәсендә 41 кеше һәлак булган, шуларның 26 сы – Мурманск өлкәсендә яшәүчеләр.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мурманск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Чибиска Шереметьево аэропортында булган фаҗигале вакыйга уңаеннан кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кичә «Шереметьево» аэропортында самолет белән булган фаҗигада күп кешенең һәлак булуы турындагы хәбәрне татарстанлылар борчылу белән кабул итте. Без авиакатастрофада үз туганнарын һәм якыннарын югалткан барлык кешеләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз, зыян күрүчеләргә тизрәк терелүләрен телибез», – диелгән Татарстан Республикасы Президенты телеграммасында.

  • 2019 елның 5 маенда, якшәмбе көнне, ашыгыч рәвештә Мәскәү аэропортына төшкән Мәскәүдән Мурманскига рейс башкарган «Аэрофлот» авиакомпаниясе самолетына ут капты. Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 41 кеше үлгән, шуларның 26сы – Мурманск өлкәсендә яшәүчеләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10