ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Шереметьево аэропортында фаҗигагә очраган очкыч Мостай Кәрим исемен йөрткән

6 май 2019, 15:29

Очкычка шагыйрьнең исеме 2017 елда бирелгән булган.
(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Мәскәү янындагы Шереметьево аэропортында фаҗигагә очраган очкыч Мостай Кәрим исемен йөрткән. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
 
  • "Аэрофлот" компаниясенең "Superjet 100" самолетына Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим (1919-2005) исеме республиканың элеккеге башлыгы Рөстәм Хәмитов инициативасы белән, 2017 елда бирелгән булган.  
  • Очкыч исемен үзгәрткәннән соң, аның беренче пассажирлары исемлегендә шагыйрьнең оныгы Тимербулат Кәримов булган.  
  • Очкычның озынлыгы 29,9 метр, канатлары 27,8 метр, крейсер тизлеге 840 км/сәг, ә максималь һавага күтәрелеше 12,2 чакрым тәшкил иткән. Аның ике турбореактив двигателе бар һәм очкыч 2400 чакрым юл узарга сәләтле. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10