ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Хәвеф-хәтәр

Рөстәм Миңнеханов "Шереметьево"дагы һәлакәткә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

6 май 2019, 15:16 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов Һәлакәткә юлыккан очкыч бортындагы 78 пассажир һәм экипаж әгъзасыннан 37 кеше исән калган.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Sukhoi Superjet 100 очкычы һәлакәткә очрау сәбәпле кайгы уртаклашты.

“Шереметьеводагы һәлакәттә якыннарын һәм туганнарын югалткан кешеләрнең авыр кайгысын уртаклашам...”, - дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram-аккаунтында.

Әлеге сервисны кулланучылар да үз комментарийларын калдырган. “Күз яшьләрен тыеп булмый... Кайгырабыз”, “Барысына да түземлек...”, “Коточкыч фаҗига!” дип язганнар.

  • Һава аланы хезмәтендәге чыганак хәбәр итүенчә, югары тизлеге аркасында самолет беренче тапкырдан җиргә утыра алмаган. Ә икенче тапкырында автоматикасы сафтан чыгу сәбәпле, өч мәртәбә полосага бәрелгән. Ватылган арткы шассиларының кыйпылчыклары двигательгә эләккән һәм ут капкан. Соңыннан ялкын фюзеляжның арткы өлешенә күчкән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10