ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов: Сәяси көрәштә театрлар эше зур әһәмияткә ия булган

6 май 2019, 12:20 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов: Сәяси көрәштә театрлар эше зур әһәмияткә ия булган Мәдәният министры сугыш елларында иҗат коллективлары эше турында сөйләде.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Фашизмга каршы сәяси көрәштә илебез театрлары эшчәнлеге зур әһәмияткә ия булган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында “Җиңү” республика оештыру комитеты утырышында шул хакта билгеләп узды.

“Сугыш елларында театрлар архивта, басуларда, госпитальләрдә, фронтның алгы сызыкларында чыгыш ясый, халыкның җиңүгә ышанычын арттыру юнәлешендә эшли. Шундый иҗади коллективларның берсе – замандагы күчмә театр, хәзерге вакытта Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Бөек Ватан сугышы алдыннан республика театрлары һәм концерт оешмалары иҗади күтәрелеш чорында булганын әйтте. “1939 елда опера театры, 1937 елда филармониягә нигез салына”, - диде. Сугыш елларында республикага Мәскәү, Ленинград, Харьков, Киев, Воронеждан күп кенә мәдәният һәм сәнгать әһелләре эвакуацияләнә. “Алар барысы да лекцияләр укыган, агитбригадалар составында чыгыш ясаган”, - диде Әюпова.

Министр опера театры, филармония, җыр һәм бию ансамбле, Казан драма театрлары артистларыннан вокалист, баянчылар, уен коралларында уйнаучылардан бригадалар оештырылганын әйтте. “Алар безнең ил территориясендә госпитальләрдә һәм хәрби частьларда концертлар белән чыгыш ясаган. 1941 елның июлендә генә дә хәрби гарнизоннарда, госпитальләрдә 157 концерт, 8 спектакль куелган”, - диде.

“Бөек Ватан сугышы елларында Татар дәүләт академик театр – хәзерге Тинчурин театры филиалы эшләгән, колхоз һәм совхозларда чыгыш ясап, республикада исеме таныла. Әйтик, 1943 елның язгы чәчү чорында Буа районы кохозларында күрсәтелгән спектакль һәм концертларны 17 меңнән артык тамашачы караган. Күчмә театр коллективы бу елларда берәр-икешәр пәрдәле әсәрләр, концерт программалары белән үзенең иҗат эшен дәвам итә”, - диде Әюпова.

Сугышның беренче елларында ук, совет халкының бердәмлеген, җиңүгә көчле ихтыярын, дошманга карата тирән нәфрәтен чагылдырган әсәрләр күчмә театрның сәхнәсендә куела. 1944 елның 20 апрелендә театр коллективына “Республика күчмә театры” исеме бирелә.

Фронттан кайткач артистлар үз тормышын театр белән бәйли, әмма театрның 7 артисты сугыштан кайтмый, сугыш кырларында батырларча һәлак була. Алар арасында Абдулла Нигъмәтуллин, гармунчы Гыйльметдин Хисаметдинов, Бари Фатхуллин, Фаик Камал, Шәйдулла Нургалиев, А.Зәйнуллин бар.

Бригадалар составында фронтка Казан театрлары артистлары – Хәлил Әбҗәлилов, Гөлсем Болгарская, Мөнирә Булатова, Фатыйма Ильская, Галия Кайбицкая, Мәрьям Рахманкулова, Фәйзулла Туишев, Хәдичә Нуриева, Гани Вәлиев, Фәйзи Биккинин, Фәйзи Юсупов барган.

  • Сугыш елларында республикада 18 иҗади бригада формалашкан, 11 фронтта алар 2 меңнән артык концерт биреп, 70 тән артык спектакль күрсәткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10