ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Элвин Грейның экс-директоры яңа музыкаль лейбл оештыруы турында сөйләячәк

6 май 2019, 13:00

Матбугат конференциясенә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Иртәгә, 7 майда, 11:00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында яңа музыкаль лейбл оештырылуга багышланган матбугат конференциясе узачак. Җырчы Элвин Грейның элеккеге директоры лейблдан китүе һәм яңа артист белән килешү төзүе турында сөйләячәк.

Чарада директор Андрей Бажура, директор Игорь Железнов, җырчы Гөлназ Асаева катнашачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10