ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Истанбулда Төркиянең 63 мең кеше сыйдырышлы иң зур мәчете ачылды

6 май 2019, 11:38 , Фото: Рушания Алтай

Истанбулда Төркиянең 63 мең кеше сыйдырышлы иң зур мәчете ачылды Чамлыҗа җамигъ мәчете Истанбулның Азия ягындагы калкулыкта, диңгездән 268 метр югарыда урнашкан.

(Истанбул, 6 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбулда Төркиянең иң зур җәмигъ мәчете рәсми рәвештә ачылды. Ачылу тантанасында дәүләт Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашты. Тантанага җыелган халыкка гыйбадәтханәнең үзенчәлекләре аңлатылды.

“Чамлыҗа мәчете” дип аталган гыйбадәтханә Истанбулның Азия ягындагы “Чамлыҗа” (“Наратлык”) дип аталган иң биек калкулыкта, диңгездән 268 метр югарыда салынган. Анда берьюлы 63 мең кеше намаз укый ала, берьюлы 8 җеназа озатыла ала. Истанбулның җамигъ мәчетен төзү өчен 100 миллион доллар тотылган. Мәчеттә беренче намаз изге айлар башлаган көнне 7 мартта кылынган иде.

Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган матбугат әһелләренә бу мәчетне үзе Истанбул мэры булган чорда - туксанынчы елларда ук планлаштырган булуын әйтте. “Ул чакта төзелеш эшләрен башлату насыйп булмады. 2012 елда бу мәчет өчен бәйге игълан иттек, анда ике хатын-кыз архитектор – Хәйрия Гүл белән Баһар Җызрак җиңеп чыкты. Алар мәчет проектын госманлы-сәлҗүк архитектура үзенчәлекләре нигезендә неоклассика стилендә сыздылар”, - диде.

Мәчет комплексы 57 мең 500 квадрат метр мәйданны били. Гыйбадәтханә бинасы исә 15 мең квадрат метр мәйданга урнашкан. Ул җиде гөмбәзгә, алты манарага ия. Ике манараның озынлыгы - 90 м, дүртесенең - 107,1 м. Бу сан сәлҗүк төрекләренең 1071 елда Манцикерт шәһәре тирәсендә византиялеләргә каршы сугышта җиңеп, Византия императорын әсир алуларын хәтерләтә.

Мәчетнең төп гөмбәзе биеклеге - 74 метр, ул Истанбулда яшәүче 72 милләтне аңлата, ә диаметрының 34 метрлы итеп төзелүе истанбуллы автомобильләр кодына ишарәт итә. Аның эчке өлешендә 16 төрки җөмһурияткә багышлап, Аллаһың 16 исеме язылган. Мәчет комплексында сәнгать галереясы, мең кешелек конференция залы, күргәзмә заллары, төрки ислам музее, китапханә, 8 сәнгать ательесы урын алган. 3500 автомобиль сыешлы ябык парковка урыннары ясалган. 

Гыйбадәтханәнең төп капкасы 6 тонна авырлыгында булып, дөньядагы иң авыр мәчет капкасы санала. Иң биек төп гөмбәзнең өстендәге әләмнең биеклеге - 7, 77м, киңлеге - 3, 12 м булып, 4,5 тонна авырлыкка ия. Ул да дөньядагы иң зур мәчет әләме исәпләнә. Чамлыҗа мәчете төнлә нанотехнология ысуллары белән яктыртыла.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10