ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Татар-информ»да татар театр сәнгатенең чикләре турында фикер алышачаклар

6 май 2019, 11:04

«Татар-информ»да татар театр сәнгатенең чикләре турында фикер алышачаклар «Татар сәнгатендә миллилек күрсәткечләре һәм рөхсәт чикләре» исемле түгәрәк өстәл бүген 13.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген «Татар-информ» онлайн түгәрәк өстәл утырышының чираттагысын «Татар сәнгатендә миллилек күрсәткечләре һәм рөхсәт чикләре» темасына багышлый.

Фикер алышуга әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова, хореограф, биюче, «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстаның атказанган артисты Ирек Хафизов, Әтнә театрының яшь артисты Гүзәл Гафарова, журналист Айсылу Галиева һәм «Сабантуй» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин чакырулы.

Экспертлар белән татар сәнгатенең чикләре турында эшлекле фикер алышулар көтелә. «Татар сәнгатендә миллилек күрсәткечләре һәм рөхсәт чикләре» исемле түгәрәк өстәл бүген 13.00 сәгатьтә башлана.

Онлайн кару өчен сылтама - https://tatar-inform.tatar/internet-tv/367/
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10