ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Путин Шереметьево аэропортында булган аварияне җентекләп тикшерергә боерды

6 май 2019, 10:36

“Президент бу фаҗигадә туганнарын югалтучыларның кайгысын уртаклаша”, – диде Песков.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Владимир Путин “Шереметьево” аэропортында булган аварияне җентекләп тикшерергә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә боерды. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән “Российская газета” яза.

“Президент авиаһәлакәтне җентекләп тикшерү һәм анда зыян күрүчеләргә ярдәм итү турында тиешле күрсәтмәләр бирде”, - диде РИА Новостига Россия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

“Президент бу фаҗигадә туганнарын югалтучыларның кайгысын уртаклаша”, – диде Песков.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10