ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Экспертлар урманга барганда камуфляж кимәскә киңәш итә

6 май 2019, 10:02

Адашкан кешене эзләгәндә, коткаручылар җете төсләрдәге киемне ерактан ук күрәчәк.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Урманга походка барганда җете, күзгә ташланып торган төстәге кием кияргә кирәк. Бу коткаручыларга адашкан кешене табарга ярдәм итәчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Камуфляж киемне яшеллек арасында күрми калырга мөмкин. Ә җете төслесе ерактан да күзгә ташланып тора. Ә көз көне төсләр сайлаганда игътибарлырак булырга кирәк. Ул яфрак төсләре белән кушылмаска тиеш. Экспертлар җете зәңгәрсу төсне киңәш итә.

Урманга походка барганда башлык, ыштан һәм уңайлы аяк киеме кияргә кирәк. Бу талпаннардан, чытырманлыкта яраланудан саклаячак. Үзең белән компас, пычак, тоз, шырпы, азык-төлек паегы, зарядкасы тулы булган кесә телефоны һәм запас кием алырга кирәк. Шырпы һәм киемнәрне дымнан саклау өчен полиэтилен пакетка салырга киңәш итәләр.

Урманга киткәндә, якыннарыгызга походның урыны һәм вакыты турында әйтергә кирәк. Әгәр билгеле бер вакыттан соң кеше кайтмаса, коткаручылар чакырырга кирәк. Урманга кереп киткәнче, элеккеге урынга кире кайту өчен төп ориентирларны билгеләп калу зарур.

Адашканда 112 номерына шалтыратырга кирәк. Бу номерга баланста акча булмаганда да шалтыратып була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10