ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда 9-12 май көннәрендә парковкалар түләүсез булачак

6 май 2019, 09:37 , Фото: архив

Казанда 9-12 май көннәрендә парковкалар түләүсез булачак Җиңү Көнендә җир өсте транспорты гадәттәгедән озаграк – 23:30 сәгатькә кадәр эшләяәчәк.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Казанда 9-12 май көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез булачак. Бу хакта шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков әйтте.

“Урам юллары янәшәсендә урнашкан мунципаль парковкалар 9 майдан 12 майга кадәр бушлай булачак”, - диде Айдар Габделхаков.

Җиңү Көнендә җир өсте җәмәгать транспорты гадәттәгедән озаграк, ә метро гадәттәгечә төн уртасына кадәр эшләячәк.

“9 майда, бәйрәм көнендә шәһәрнең җәмәгать транспорты эш көне графигы буенча, озайтылган режим белән 23:30 сәгатькә кадәр йөриячәк. Метрополитен 24:00 сәгатькә кадәр эшләячәк”. – диде Транспорт комитеты рәисе. 

“Үлемсез полк” акциясе, Җиңү Парады һәм аның репетицияләрен уздыру сәбәпле, Казанда кайбер маршрутларның хәрәкәте үзгәрәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10