ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Ана капиталына кәгазь сертификатларны гамәлдән чыгарырга ниятлиләр

6 май 2019, 09:49

Электрон сертификатлар ана капиталын дистанцион рәвештә һәм кыска вакыт эчендә рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). 2020 елдан ана капиталын алуга кәгазь сертификатлар электрон форматка алмаштырылачак, ә аналар турындагы мәгълүматларны санлы реестрга кертәчәкләр. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Склярага сылтама белән «Известия» яза.

Электрон сертификатларга күчү, аерым алганда, маткапиталга хокукны тизрәк рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук дистанцион эш итү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, электрон сертификатлар реестрга ачык керү шарты белән, ана капиталын кулланганда алдакчылар санын киметергә ярдәм итәчәк.

Экспертлар фикеренчә, беренче вакытта сертификатларның ике төре дә калырга тиеш, чөнки Россия төбәкләрендә яшәүчеләрнең барысы да компьютер грамотасына ия түгел, шулай ук бөтен җирдә дә Интернетка чыгу мөмкинлеге юк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10