ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә нарасыйлар өчен поездга билетлар рәсмиләштерү процессы гадиләштерелде

6 май 2019, 09:17

Бер айга кадәр булган балалар өчен туу турында медицина таныклыгы нигезендә поездга билет рәсмиләштерергә була.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте бер айга кадәр булган нарасыйлар өчен поездга билетлар рәсмиләштерүне гадиләштерде. Тиешле документ Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.

Элегрәк билетны туу турында таныклык нигезендә генә рәсмиләштерергә була иде, хәзер бер айга кадәр булган сабыйлар өчен туу турында медицина таныклыгы турындагы мәгълүматлар нигезендә рәсмиләштерү рөхсәт ителә.

Билетта баланың фамилиясе, шулай ук туу турында медицина таныклыгының сериясе һәм номеры күрсәтелергә тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10