ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Арчада велоузыш оештырдылар

6 май 2019, 09:00 , Фото: arskmedia.ru/2019/05/04/ramazan-ae-aldyinnan-veloprobeg/#more-201716

Арчада велоузыш оештырдылар Велосипедчылар Көнбатыш, Көнчыгыш мәчетләрендә тукталыш ясадылар, өлкәннәр һәм инвалидлар йортына кереп, анда тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

(Арча, 6 май, "Татар-инфом", "Арча хәбәрләре"). Арча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Арча үзәк мәчете белән берлектә велоузыш оештырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Рамазан ае — изгелек ае. Без аңа изге эшләребез белән шатланып керергә тиеш", — диде мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин.

Велосипедта чабарга чыкканнар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бар иде. Велосипедчылар Көнбатыш, Көнчыгыш мәчетләрендә тукталыш ясадылар, өлкәннәр һәм инвалидлар йортына кереп, анда тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10