ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Сабада Бөек Җиңүгә багышланган бокс турниры башланды

5 май 2019, 20:00 , Фото: saby-rt.ru/news/rayon/bek-ig-bagyshlangan-boks-turniry

Сабада Бөек Җиңүгә багышланган бокс турниры башланды Районга Татарстанның 13 районыннан һәм Башкортстаннан бокс секцияләрендә шөгыльләнүче яшь спортчылар килде.

(Саба, 5 май, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Кичә  2001-2006 елгы үсмерләр, 2007-2010 елгы кызлар һәм малайлар арасында Сабада Бөек Җиңүнең 74 еллыгына һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган ачык республика бокс турниры башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районга Татарстанның 13 районыннан һәм Башкортстаннан бокс секцияләрендә шөгыльләнүче яшь спортчылар килде. Команда вәкилләрен, тренерларны 1 Май яз һәм хезмәт бәйрәме, спорт бәйрәме, якынлашып килүче Җиңү көне белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, хәрби комиссар Фәнис Закиров тәбрикләде.

Аннары рингка 2009-2010 елгы малайлар чыкты. Бокста иң соңгы парларда финалчылар соңрак ачыкланачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10