ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«Ярдәм» мәчете казанлыларны Рамазан чатырына ифтар ашларына чакыра

5 май 2019, 16:42

«Рамазан чатыры» кунакларын имам вәгазьләре, Коръән уку, төрле иҗади номерлар һәм бәйрәм кичке ашлары көтә.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). 6 майдан 3 июньгә кадәр «Ярдәм» милли хәйрия фондының Дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге мәйданында һәм Казанның шул исемдәге мәчете янында Рамазан чатырларында массакүләм ифтарлар узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Изге Рамазан ае дәвамында барлык теләге булган кешеләр бәйрәм кичке ашына – ифтарга чакырыла. Биредә мөселманнарның рухи дөньясы, аларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышырга була», - диелә хәбәрдә.

Ифтар Казанның «Ярдәм» мәчетендә (Серов урамындагы 4а йорты) көн саен 1200 кеше өчен узачак. Сәхәр вакытында да көн саен 300 кешегә өстәлләр әзерләнә.

Рамазан чатыры кунакларын имам вәгазьләре, Коръән уку, төрле иҗади номерлар һәм бәйрәм кичке ашлары көтә.

Өстәмә мәгълүматны 89178646480 телефоны аша алып була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10