ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Италиядә Сабан туе 15 июньгә билгеләнгән

5 май 2019, 17:14 , Фото: Абдул Фархан/архив

Италиядә Сабан туе 15 июньгә билгеләнгән Милли бәйрәмне Реджо-нель-Эмилиядә үткәрергә ниятлиләр.
(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Италиядә Сабан туен быел 15 июньгә билгеләгәннәр. Бу хакта Италиядәге татар-башкорт диаспорасының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Узган ел милли бәйрәм Болонье каласында узса, быел аны Реджо-нель-Эмилиядә үткәрергә ниятлиләр. 
 
Узган елдагы кебек үк, Сабан туена Татарстаннан һәм Башкортстаннан артистлар чакырулы. 
 
Шулай ук, милли уеннарда катнашырга, татар һәм башкорт халык ризыкларыннан авыз итәргә, милли өс киемнәре күргәзмәсен тамаша кылырга мөмкин булачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10