ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Болгарда чик сакчылары истәлегенә куелачак һәйкәлгә нигез салдылар

5 май 2019, 15:44 , Фото: spas-rt.ru

Болгарда чик сакчылары истәлегенә куелачак һәйкәлгә нигез салдылар
  
Һәйкәл тиздән тулысынча урнаштырылачак, дип планлаштырыла.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Болгар шәһәрендә чик сакчылары һәйкәле төзелә башлады. Бу хакта «Яңа тормыш» газетасы яза.

Уртак көч белән һәйкәлгә нигез салынды. Тиздән һәйкәл тулысынча урнаштырылачак, дип планлаштырыла.

Узган елның декабрендә Болгар шәһәрендә яшәүче элеккеге хәрби, икенче төркем инвалид ир-ат Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевкә һәйкәл төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Депутат кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте.

Узган айда Фоат Вәлиев «Бердәм Россия» партиясенең Спас җирле бүлегендә кешеләрне кабул итте. Һәйкәл төзүне сорап мөрәҗәгать иткән ир-ат кабул итүгә язылган. Ул рәхмәт белдерү һәм ниләр эшләнгәнен сөйләү, шулай ук алга таба планнары белән уртаклашу өчен килгән.

Казан каласының Җиңү паркында чик сакчысы һәм аның этенә шулай ук истәлекле һәйкәл куярга планлаштыралар. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10