ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда чит ил машинасы автобус белән бәрелешкән

5 май 2019, 14:51 , Фото: соцсети

Казанда чит ил машинасы автобус белән бәрелешкән

Бүген иртән Максимов һәм Дементьев урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте булды.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Казанда «Шевроле» машинасы автобус белән бәрелешкәннән соң баганага килеп эләккәнлеген видеога төшергәннәр. Видеороликны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Авария бүген иртән Максимов һәм Дементьев урамнары киселешендә булды. Автобус йөртүче фикеренчә, иномарка светофорның тыелган сигналына чыгып, пассажир автобусы белән бәрелешә, шуннан соң «Шевроле» юл билгесенә барып бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре һәм сәбәпчеләре, шулай ук зыян күрүчеләрнең саны билгеләнә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10