ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кулланучылар күзәтчелеге Россия туристларының Монголиядә чума йоктырмавын ачыклаган

5 май 2019, 13:09

Россия-Монголия чикләре аша узу пунктларында санитар-карантин контроле көчәйтелгән.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Россия Кулланучылар күзәтчелеге Монголиядә чума буенча эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, авырудан зыян күргән Россия гражданнары юк, дип хәбәр итте. Бу хакта РИА Новости җиткерә.

  • Россиянең 17 туристы Монголиянең көнбатыш өлешендә Баян-Улгий провинциясе территориясеннән чыга алмавы хәбәр ителгән иде. Анда чума йоктыру очраклары аркасында карантин кертелгән. Көнбатыш Баян-Улгий провинциясе районында, Алтай белән чиктәш җирдә, үлем белән тәмамланган ике чума очрагы теркәлгән.

«Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә булган мәгълүматларга караганда, Монголия территориясендә чумадан зыян күргән Россия гражданнары юк», - диелә ведомство сайтында бастырылган хәбәрдә.

Инфекцияне профилактикалау буенча чаралар комплексы үткәрелә, дип тә өстәлә. Россия-Монголия чикләре аша узу пунктларында санитар-карантин контроле көчәйтелгән.

Моннан тыш, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Монголия ягы белән хезмәттәшлек итә һәм Россиядә чума таралу куркынычын киметү өчен эпидемиягә каршы кирәкле чаралар үткәрә, дип әйтелә хәбәрдә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10