ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Клара Булатовага һәм Ркаил Зәйдуллага Халык язучысы исеме бирелгән

5 май 2019, 10:40

Шагыйрь Рәмис Аймәт "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" исеменә лаек булган.
(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Клара Булатова һәм Ркаил Зәйдулла Татарстан Республикасы Халык язучысы исеменә лаек булган. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә. 
 
"Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Булатова Клара Гариф кызы, Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы (Ркаил Зәйдулла) "Татарстан Республикасы Халык язучысы" мактаулы исеменә лаек булды", - диелә хәбәрдә. 
 
Шулай ук, ТР Президенты Указы нигезендә, ТР Язучылар берлегенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" исеменә лаек булган. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10